Татарча

Тема в разделе "Общаемся на разных языках", создана пользователем Anwar, 16 май 2009.

  1. Anwar

    Anwar New Member

    Алтынчы июньдә Киевтә Сабантуй Бәйрәме була.
     
  2. Загрузка...

    Похожие темыФорумДата
    какой процент общих слов в турецком и киримтатарча?Беседы о языках и о лингвистике9 дек 2014

  3. злой

    злой New Member

    Тик Киевтә гына?
     
  4. Anwar

    Anwar New Member

    Калганнары миңа билгеле түгел әле.
    Үзем Киевтә торганга күрә шулай язып җибәрдем.
     
  5. Anwar

    Anwar New Member

    Төзәтү(исправление):

    Алтынчы июньдә Симферопольдә Сабантуй Бәйрәме була.
    Шестого июня в Симферополе будет Праздник Сабантуй.

    Киевтә егермесендә була.
    В Киеве будет двадцатого.
     
  6. Anwar

    Anwar New Member

    Сабантуй турында.

    Бер генә хезмәтнең дә шундый хөр бәйрәме юктыр. Игенчелекнең андый бәйрәме бар. Аның туган җире – Идел буе болгарлары торган төбәк. Исеме – Сабантуй. Элек ул язгы кыр эшләрен башлау бәйрәме булган. Соңга таба – язгы чәчүне төгәлләүгә багышлана.
    (Мәгди нигезендә языла)
     
  7. Anwar

    Anwar New Member

    Fevral’ mikän,(то ли февраль)
    Mart mikän,(то ли март)
    Ğıyşïq mikän,(то ли любовь)
    Därt mikän.(то ли увлечение)
     
  8. Anwar

    Anwar New Member

    Киевтәге Сабантуй 4 нче июльгә күчерелә.
    Невская 10а да булачак(метро "Нивки")
    Күрешербез!

    Сабантуй в Киеве переносится на 4 июля.
    Будет на Невская 10а(метро "Нивки")\
    Увидимся!
     
  9. Anwar

    Anwar New Member

    Безнең арабызда
    Тел хакында бәхәс булгалый.
    “Безгә, диләр алар, яшь буынга,
    Берничә тел белгән яшьләргә,
    Чабаталы әби-бабайларның
    Культурасыз теле нәрсәгә ?!”
    (Хәсән Туфан)
     
  10. Anwar

    Anwar New Member

    Удивительная история.
    Мин бер гаҗәп хәл турында сөйләп бирәм әле.

    Без Казанда институтта укыган чорда тулай торакта яшәгән идек. Күрше группадагы малайга ата-аналары ашарга ит китергән булганнар. Алар икенче бүлмәдә торалар иде. Бу егетләр шул итне тәрәзәнең тышкы ягына элгәннәр. Ул вакытта кыш көннәре бик салкын иде. Тәрәзәнең өлешен ачучы да булмаган, ите дә онытылып киткән. Язга таба, җылыта башлагач, тәрәзәне ачуга киткәч, алар ит турында искә дә төшергәннәр. Башта болар аны чыгарып чүпкә атарга булганнар дә, әмма берсе каршы килеп азыкны пешерергә карар кылган. Аннан соң булган хәлләрне мин дә хәтерлим инде. Аш пешерү булмәсеннән ниндидер тәмле ит исе килә башлады. Без, студентлар, һәрвакытта, берәрсе ашарга әзерләсә, теләсә ниндә сәбәп табып, берәр калҗа эләкмәсме дип өметләнеп, шуларга якынрак ышыгырга тырыша идек. Тәүге тәмле исе бара торгач сасыга әйләнә башлады. Бер-ике сәгать пешерүдән соң безнең бар кат монда кәстрүлдә ит пешерелә икәнен белеп бетергән инде. Ләкин аны кабып карарга да теләүчеләр табылмады. Теге малай итне тәмамлап булмәсенә кайткан иде дә – аны кире килә алмаслык бик ерак җиргә җибәргәннәр. Аптырагач, чыгарып ата торган чүп урынына киткән бу. Баскычлардан төшеп барганда аңа бүтән группадагы таныш егетләр каршы очраган. Алар институтта тоткарланып соң кайтып киләләр икән. Хәтерлим, вакыт төнгә таба якынлаша иде. “Менә ашап бетермәдек, чыгарып түгәм”, – дигән бу. Тегеләр, шатланып аннан алып киткәннәр. Теге бүлмәсенә кәстрүлсез кайткач күршеләре аны бик хәтәр үгетләгәннәр дә сүккәннәр . Ул дучарланып ашыгып артыннан киткән. Килеп җитсә, ашалып та беткән, кәстрүлне дә юып куйганнар бит әй. Шул кадәрле күп рәхмәт укып кире җибәргәннәр аны. Хәзер инде бүлмәдәгеләр барысы да зур шомга төшкәннәр бит. Ни эшләргә микән? Әллә аларны кисәтеп куярга микән? Шул мәлдә алар косып бөтен ашаган “байлыкны” кире чыгарырга тиеш була шул. Әллә эндәшмәскә? Бу чорда бик куркыныч булуы да ихтимал. Үлсәләр ни эшлибез? Без гаепле булабыз бит инде! Уйлаганнар уйлаганнар да шундый әмәлгә ирешкәннәр бу бичаралар. Булса булсын! Катнашмыйбыз.
    Икенче көнне иртән карыйбыз: теге “тәҗрибәне үткән” егетләр алны-артны белмичә бер нәрсә булмаган сыман укуга чыгып киттеләр...
    Көннәр үтте..., атналар...
    Барысы да исән-сау, барысы да сәламәт калды.

    Ә теге безнең азаматыбыз – Михаил Репнев булды.
    Ул хәзер дә бу хактагы вакыйгалар турында, кай вакытларда, очрашкан арада, сөйләгән була. Без, бу хәлнең шаһитлары, һаман әле Киевтә торабыз.
     
  11. Фанис

    Фанис New Member

    "Киевта" дип язсак, дөресрәк була шикелле? Киевны бит, каты итеп әйтәбез, йомшак итеп түгел.
     
  12. Фанис

    Фанис New Member

     
  13. Anwar

    Anwar New Member

    Югыйса, мин үзем дә шулай сөйләшәм. Әдәби телдә ул шулайрак булырга тиештер дип уйлыйм. Аның азагында нечкәлек билгесе куелмаган бит.

    Ачарга була да. Башта аңа бик әзерләнергә кирәктер.
     
  14. Orenburger

    Orenburger New Member

    Кадерле дуслар!
    Мин дә бу форумга язылдым! Тик татарча сөйләшүче кешеләр әз, күрәсең, ни кызганыч! :(
     
  15. Фанис

    Фанис New Member

    Бераз бар
     
  16. Фанис

    Фанис New Member

    Оренбург олкэсеннэн?
     
  17. Фанис

    Фанис New Member

    Татарча белучелэр монда житэрлек, телэк булса, сойлэштерергэ була.
     
  18. Orenburger

    Orenburger New Member

    Фанис, исәнмесез!

    Бу форумда татарча сөйләшүчеләр җитәрлек булгач, бик яхшы!
    Мин Оренбург шәһәреннән, ә сез каян буласыз?
     
  19. Orenburger

    Orenburger New Member

    Фанис

    Монда хат язган саен модератор ягыннан хуплау көтәргә кирәкме?
     
  20. Türk

    Türk New Member

    salam,

    orenburqda tatarlar küpme? :)
     
  21. Фанис

    Фанис New Member

    Эгерже районыннан. Телефоннан язам шунын очен татарча хэрефлэрсез.